Шатлыгын да, сагышын да җыр аша белдерә ул. Татар халкы моңнан яралгандыр, ахрысы. Шулай булмаса, халкыбызның “Кара урман”, “Шахта”, “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Зиләйлүк”ләре булмас иде.
Халык җыры, халык көе – ул, халык авазы, халык тойгысы һәм фикеренең турыдан - туры чагылышы, аның музыкаль теле.
Кеше, үзенең көндәлек тормышында, сагыш, кайгыдан арынасы, яки, киресенчә, эченә сыймаган шатлыгын, куанычын белдерәсе килсә, җырлап җибәрә. Күптән ишетелгән, күңелендә сакланган, үзенең хис – тойгыларына туры килә торган көйне суза.
Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Җыр кешенең юлдашы. “Җырсыз кеше – канатсыз кош” – ди халык. Милли мәдәниятләр һәм горф - гадәтләр елы уңаеннан 22 август көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җәүһәр” фольклор берләшмәсенә йөрүчеләр белән татар халык җырларын барладылар һәм матур итеп җырладылар.