Бу бәйрәм бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе тудыра. Шул уңайдан Иске Җөри авыл модель китапханәсендә "Россия флагы-дәүләтләр маягы" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Чара башында китапханәчеләр укучыларга илебез байрагы турында мәгълүмат бирделәр. Очрашу ахырында балалар илебез символикасын рәсемнәргә төшерделәр.