Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Дәүләт флагы тарихы илебез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге бәйрәм Бөек Россиябез өчен горурлык хисе уята. Бу истәлекле бәйрәм уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә 22 нче август көнне "Россия флагы –даүләтләр маягы" дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде. Анда катнашучылар Россия Дәүләт флагының барлыкка килү тарихы белән таныштылар, бәйрәмнең кайсы елда оештырылуын, Россия флагы төсләренең әһәмияте турында сөйләштеләр, флаг тарихына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.Чара барышында китап укучыларга китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Бу очрашу һәр кешенең Россиядә яшәве һәм үзен бөек дәүләтнең бер өлеше дип санавы белән һичшиксез горурлануын тагын бер кат күрсәтте.