Ул 1943 елда Курск сугышында совет гаскәрләренең җиңүенә багышланган. Курск дугасындагы сугыш Бөек Ватан сугышында да, Икенче бөтендөнья сугышында да төп бәрелешләрнең берсе була. Курск сугышы 1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр дәвам итә. Ул тарихта иң зур танк бәрелеше булып тора: анда якынча 2 млн. кеше, 6 мең танк һәм 4 мең очкыч катнашкан. Сугыш тәмамлангач, стратегик инициатива бөтенләй Кызыл армия ягына күчә, ул илне басып алучылардан азат итүне дәвам итә һәм сугыш тәмамланганчы, нигездә, һөҗүм операцияләрен үткәрә. Күкчә авыл китапханәсендә шушы әһәмиятле датага багышланган патриотик сәгать үткәрелде.