Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Бердәм белем бирү мәйданы: сыйфатлы белем һәм тәрбия өчен яңа мөмкинлекләр» темасына география укытучылары утырышы узды. Утырыш кысаларында 2022-2023 уку елына методик оешманың эшенә анализ ясалды, укытучыларның, РМБ җитәкчесе Шәйхетдинова Г.Х. һәм методист Сахабиева Г.М. чыгышлары тыңланылды. Шулай ук уку-укыту процессы белән бәйле сораулар каралды һәм киләсе яңа уку елына план кабул ителде.