Дүрткә бүленгән ел фасыллары вакыт җитү белән берсеннән аерылып, елның башка вакыты үз хокукларына керә.
Күпчелек кеше җәйне ярата. Чөнки җәй ял итү һәм күңел ачу вакыты, җәйдә бик озын көннәр булса да, алар бик кыска тоела. Балалар күбрәк саф һавада йөрергә яраталар. Гомумән, җәй - тулы канлы ял. Әмма никадәр озын булуын теләсәк тә, җәйнең дә ахыры килә. Моннан качып булмый. 24 август көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. китапханәнең чәчәк бакчасында үзенең китап укучылары белән берлектә ямьле җәй белән хушлаштылар. Хуш исле чәчәкләр арасында кычкырып китаплар укыдылар, табышмакларга җаваплар таптылар, төрле уеннар уйнадылар.