Дәрес барышында китапханәче балалар белән юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләште. Һәркайсыбызга урамда юл аркылы чыгарга туры килә, җәмәгать транспортыннан файдаланабыз, велосипедта йөрибез, ягъни без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашучылар. Шуңа күрә һәркем юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш.