25 августта Муса Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә

2023 елның 25 августы, җомга

Теләче үзәк китапханәсе "Милләт өчен туган көрәшчеләр" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә укучыларга җәлилчеләрнең тормыш юлы, Муса Җәлилнең иҗаты, «Моабит дәфтәре» китабының барлыкка килү тарихы, шагыйрь һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы турында мәгълүмат бирә. Без Ватаныбызның һәм халкыбызның якты киләчәге өчен гомерләрен батырларча биргән геройларның исемнәрен истә тотарга тиешбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International