Август педагогика конференциясе булып узды

2023 елның 25 августы, җомга

2023 елның 22 августында район мәдәният йортында «Төп юнәлешләр һәм сыйфат күрсәткечләре контекстында 

Теләче муниципаль районында мәгариф торышы» темасына традицион август педагогика конференциясе булып узды. Төп доклад белән Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Карпова Наталья Владимировна чыгыш ясады.

Киңәшмәдә катнаштылар:

- Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы;

- Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Халиков Илгиз Илдар улы;

 - Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе  - Хамидуллин Илнур Хаҗинур улы;

 - Татарстан Республикасы Теләче районы прокуроры урынбасары - Ахунов Рәшит Илсур улы, - авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагоглар.

Конференция барышында мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы да булды. Шулай ук, педагогик берләшмә үз сафларына 3 яшь педагогны кабул итте, алар тантаналы рәвештә үзләренең хезмәт кенәгәләрен алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International