Көнчыгыш һәм ислам тарихына багышлаган Равил Үтәбай - Кәримигә багышланган чара узды.

2023 елның 25 августы, җомга

24 август көнне Казаклар авылы китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында ​ яшьләр өчен Теләче районы Казаклар авылында туган мәгърифәтче, педагог, дин белгече, энциклопедист, бөтен гомерен Көнчыгыш һәм ислам тарихына багышлаган Равил Үтәбай - Кәримигә багышланган чара узды. Кунаклар галимнең биографиясе һәм Уфада, Казанда, Мәскәүдә, Төркиядә, Франциядә, АКШта, Япониядә, Германиядә, Казахстанда яхшы танылган мәкаләләре һәм хезмәтләре белән таныштылар. Кунаклар игътибарына китапханәдә саклана торган Равил Үтәбай - Кәриминең фотосурәтләре, документлары һәм шәхси әйберләре тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International