25 августта бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең фашистлар тарафыннан җәзалануына 79 ел тулды. 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш, Фоат Булатов, Фоат Сайфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Салим Бухараевның (чын исеме — Галләнур Бухараев) башы чабыла. Алар бу юлны лаеклы үттеләр, дошманнарга баш имичә, үзләренең кыска гомерләрен фашистлар рейхына каршы яшерен көрәш алып баруга багышладылар. Җәлилчеләрнең батырлыгын балаларга аңлату максатыннан 26 август көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Каһарман шагыйрь – Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре” дип исемләнгән җәлилчеләрне искә алу чарасы үткәрделәр. Китапханәче укучыларга җәлилчеләр турыда аңлатты һәм аларның портретлары белән таныштырды.