23 августта балалар язучысы, новеллист, публицист, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ләбибә Ихсанованың тууына 100 ел тулды. Татар язучысы яшүсмерләр өчен башка телләргә тәрҗемә ителгән бик күп хикәя, повестьлар язуы белән дә танылган. 26 август көнне Айдар авыл китапханәсендә язучының юбилеена багышланган “Серле каләм иясе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар - мәктәп тормышы, төрле ситуацияләргә эләккән яшүсмерләр турында. Күргәзмәдә язучының биографиясе, иҗаты, дәүләт бүләкләре, китаплары белән танышырга мөмкин иде.