“Балачакның тугры илчесе”

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Балалар язучысы Ләбибә Ихсанованың тууына 100 ел тулу уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә балалар белән “Балачакның тугры илчесе” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Балалар белән язучының хикәяләрен кычкырып уку оештырылды. Шулай ук китапханәдә язучының  иҗатына багышланган китап күргәзмәсе куелды. Күренекле язучы башка телләргә тәрҗемә ителгән яшүсмерләр өчен күп кенә хикәяләре белән дан тота. Студент елларында ук ул шигырьләр һәм хикәяләр яза башлый. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар мәктәп тормышы, төрле ситуацияләргә эләккән яшүсмерләр турында. Күргәзмәдә язучының биографиясе, дәүләт бүләкләре, китаплары белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International