Республика көненә Казаклар авыл китапханәсендә «Минем авылым, син - Татарстанның тамчы» дигән викторина узды.

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Әлеге викторина Татарстан Республикасының туган якны өйрәнү материалына нигезләнгән. Чара патриотик юнәлешле, балаларны кече ватаннары белән горурланырга, туган якларын яратырга өйрәтә. Сорауларга җавап биреп, балалар туган илебез турында белемнәрен тулыландырды. Викторина укучыларның игътибарын тарихи-мәдәни мираска җәлеп итүгә, төбәк тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендәге белемнәрен киңәйтүгә, патриотик тәрбия бирүгә, шулай ук балаларны Татарстан тарихы, аның мәдәнияте һәм традицияләре белән кызыксындыруга юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International