«Балалар әдәбияты остасы»

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Танылган татар балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан  15 нче сентябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Балалар әдәбият остасы» әдәби сәгать уздырылды. Китапханәче Абдулла Алишның нинди искиткеч кеше булуын, балаларны бик яратканын һәм алар белән һәрвакыт уртак тел тапканын сөйләде. Һәм нәкъ менә балаларга булган мәхәббәте аны әдәбиятка алып килә. Абдулла Алиш күп кенә шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар гына түгел, ә татар әдәбиятында ныклы эз калдырган бик күп әкиятләре белән танылган. Абдулла Алиш әсәрләре барлык буын балаларының яраткан әсәрләре. Балалар «Куян кызы», «Нечкәбил», «Койрыклар» әкиятләрен искә төшерделәр һәм «Балалар язучысы-Абдулла Алиш» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International