Халыклар бердәмлеге көне - безнең данлы тарихыбызны искә алу көне.

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

2005 нче елдан башлап Рәсәйдә 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 2 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә "Халыклар дуслыгы китап битләрендә" дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Китапханәгә килүче балаларга бәйрәмнең асылы, килеп чыгу тарихы турында мәгълүмат җиткерелде. Россиянең күпмилләтле булуы турында сөйләнде. Укучылардан: "Халыклар бердәмлеге көне безне нәрсәгә чакыра?», “Ни өчен без бердәм булырга тиеш?» дигән сорауларга җаваплар тыңланды. Россиялеләр өчен Халыклар бердәмлеге көне - дуслык һәм берләшү, мәхәббәт һәм татулык бәйрәме булуы турында ассызыклап үтелде. Төрле халыкларның язучылары һәм шагыйрьләре тарафыннан иҗат ителгән китаплар аша без башка этносларның көнкүреше һәм мәдәнияте белән танышабыз. Чөнки әдәбият, башка сәнгать төрләре кебек үк, төрле милләтләр һәм дәүләтләр арасындагы киртәләрне бетерә, безгә бер-беребезне яхшырак белергә ярдәм итә һәм шуның белән халыклар дуслыгына, җирдә тынычлыкны саклауга ярдәм итә. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, төрле дин һәм милләт халкына хөрмәт белән карасак, без - көчле халык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International