“Әфганстан-йөрәк ярам”

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

2024 нче  елның 15 нче  февралендә  Совет гаскәрләрен  Әфганстан җирләреннән чыгаруга  35 ел тула.  Баландыш төп мәктәбендә  күп еллардан бирле бу дата аерым билгеләп үтелә.  Быел да 13 нче февраль көнне “Әфганстан-йөрәк ярам” дип исемләнгән чарага шушы мәктәпне тәмамлаган  авылдашларыбыз,  төрле елларда Әфганстанда хезмәт итүчеләр чакырылды.  Бу очрашу укучыларга  Әфган сугышы, Ватан сакчылары турында төшенчә бирү, аларда Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре, горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатыннан һәм якташларыбызның батырлыгына яңадан бер кабат соклану, аларга дан   җырлау өчен оештырылды. Әлеге чарада авылдашларыбыз Гыйләҗиев Илдар Габделхәй улы, Исмәгыйлов Райнур Тимершәех улы, Мөхәммәтшин Әсгать Мәсгут улы, Насыйбуллин Ревнур Фәтхелислам улы,  Нуриев Вазыйх Фатих улы  һәм авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтшин Рөстәм Шәмсевәли улы  катнашты.  Әфганчы батырларыбыз үзләренең хәрби хезмәт белән бәйле истәлекләрен сөйләделәр, укучыларга теләк-киңәшләрен җиткерделәр. Кичә азагында аларга мәктәп коллективы тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International