Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында икенче кечкенәләр, уртанчылар төркемнәрендә бәйрәм иртәләре узды. Бәйрәмнәр тантаналы, шатлыклы атмосферада, матур музыкаль тамаша рәвешендә утте. Балалар үзләренең иҗади чыгышлары: актерлык осталыгы, музыкаль - ритмик композицияләр башкаруы белән сөендерделәр.
Балаларның биюләре, хәрәкәтле җырлар һәм күңелле уеннар истә калырлык мизгелләр булып тора.Бәйрәм җылы, күңелле атмосферасында узды. Балалар бик күп тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар. Уртанчы төркем балалары "Теремкәй" әкияте буенча театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.