Бу көн безгә балаларыбызга ярдәм итү һәм аларны яклау никадәр мөһим икәнен исебезгә төшерә. Балалар ышаныч телефоны балаларга аноним һәм бушлай ярдәм сорап мөрәҗәгать итү яки үз тәҗрибәләре белән уртаклашу мөмкинлеге бирә. 18 май көнне Айдар авыл китапханәсендә «Синең дустың - балалар ышаныч телефоны» дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрделәр. Анда катнашучыларга махсус саннар – 8 800 2000 122 - тынычлык, игелек һәм татулык саннары турында сөйләделәр.
Балаларга шуны искәрттеләр: бу бушлай номерга шалтыратып, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында үз проблемаларыңны һәм күңелсезлекләреңне уртаклашырга була. Анда игътибар белән тыңлыйлар, аңлыйлар, авыр хәлдә калганнарга яхшы киңәш бирәләр.