24 октябрь көнне районның “ФОРПОСТ” яшьләр үзәге, районның спорт һәм яшьләр бүлеге, Теләче мәгълүмәт үзәге “Теләче-информ” белән берлектә Иске Җөри урта мәктәбендә укучылар һәм укытучылар өчен “Яшьләр арасында экстремизмны профилактикалау” темасына багышланган чара узды. Чарада районның имам-хатибы Исмәгыйль хәзрәт, “ФОРПОСТ” яшьләр үзәге җитәкчесе Ленар Юсупович Хуҗин чыгыш ясады. Очрашу барышында экстремизм, хокук бозуларны профилактикалау турында аңлатылды. Укучылар арасында сораштыру үткәрелде.