Теләче районы ҖЧҖ «Мишә» оешмасында дәүләт техник карау үткәрелде

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

               Агымдагы елның 21 ноябрендә Теләче муниципаль районының «Мишә» ҖЧҖендә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм прицепларга техник тикшерү уздырылды. Карауга 11 берәмлек техника куелган иде.

          Һәр техниканы техник торышын, тышкы яктылык приборларының төзеклеген һәм аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмалары булу-булмавына игътибар бирелеп аерым тикшерелде. Ә механизаторларның тиешле категорияле һәм төяү машинасында эшләү өчен рөхсәт белән тракторчы-машинист таныклыгы булувы тикшерелде. Аларга ышанып тапшырылган техниканы имин эксплуатацияләү буенча механизаторлар белән профилактик әңгәмә үткәрелде. Узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International