Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Шәтке авыл китапханәсендә әниләр көнен билгеләп үтү инде яхшы традициягә әверелде.

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

26 ноябрь көнне "Әниләр җирдә иң кадерле кешеләр"дигән әдәби - музыкаль кичә булып узды. Бу бәйрәмгә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең  әниләре чакырылган иде. Бәйрәм кичәсен китапханәче ачты, ул кунакларны бәйрәм белән котлады, аларга чын күңелдән сәламәтлек,  озын гомер, бәхет, гаилә иминлеге һәм җан тынычлыгы теләде. Кичә азагында бәйрәм бүләкләре таратылды. Онытмагыз, без барыбыз да улларыгыз белән горурланабыз, алар инде безнең һәрберебез өчен чын герой . Догаларыгыз, ана мәхәббәте  улларыгызны сугыш кырларында сакласын, һәм алар җиңү белән гаиләләре янына кайтырга насыйп булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International