Сүзлекләр һәм энциклопедияләр бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүчеләр, бер үк вакытта танып - белү коралы да, милли мәдәниятның мөһим өлеше дә. Россиядә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне бөек Россия лексикографы, «Толковый словарь живого великорусского языка» сүзлеге авторы Владимир Иванович Дальның туган көнендә билгеләп үтелә. 30 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова "Сүзлек ул - алфавит тәртибендәге галәм" темасына багышланган библиографик дәрес үткәрде. Чара белешмә әдәбият белән танышуга, энциклопедияләргә, сүзлекләргә һәм алардан файдалану күнекмәләренә өйрәтүгә багышланган иде. Китапханәче балаларны китапханәнең белешмә әдәбият фонды белән таныштырды, сүзлекләрнең белешмәлекләрдән нәрсә белән аерылуы һәм алардан ничек файдалану турында сөйләде. Уен формасында, орфографик сүзлек ярдәмендә, балалар текстагы хаталарны төзәттеләр, чит ил сүзләре сүзлеге ярдәмендә чит телдән килеп кергән сүзләрнең мәгънәсен таптылар, искергән сүзләрнең, фразеологик сүзлектә канатлы фразаларның мәгънәсен аңлаттылар. Чара азагында китапханәче сүзлеккә көндәлек мөрәҗәгать итү сүзлек запасын арттыру, сөйләмне баету һәм белемнәрне тулыландыру өчен иң җиңел кулланыла торган чара булуын искәртте. Иң мөһиме-аларга мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итәргә онытмау!