5 декабрь көнне инвалидлар декадасы уңаеннан район мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге кысаларында чара узды.

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Теләче җирлекара китапханәләре директоры Давлиева Р.М.  китапханәбезнең якын дусты – мөмкинлекләре чикле булган китап укучыбыз Якупов Айрат белән очрашып аңа үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.

 

Шулай ук китапханәнең уку залында «Дөньяда мин һәр нәрсәгә гашыйк күзләр белән багам...» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә аяныч язмышка дучар булган талантлы язучылар: Г.Сәгыйров, Ф.Яруллин, Г.Галимуллина китаплары белән беррәттән, төрле авыруларны җиңгән кешеләр турындагы журналлар да урын алды. Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка өмет белән карарга өндиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International