15 март көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Шигъри квиз» үткәрелде.

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Чарада катнашучылар үзләренең белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Квиз 3 турдан торды: «Портретны таны», «Бу юлларның авторын әйт», «Шигыреңне исеңә төшер». Беренче турда катнашучылар язучыларны портретлардан белергә, икенче турда әсәрләрнең һәм шагыйрьләрнең исемнәрен табарга, ә өченче турда сүз тәртибен үзгәртергә һәм шигырь юлларын сайларга тиеш иделәр. Чара барлык катнашучыларга да яхшы кәеф бүләк итте һәм белемнәрен ныгытырга ярдәм итте. Әйдәгез, шигъриятне яратыйк, тормышыбызны яктылык, мәхәббәт һәм матурлык белән тулыландыра торган шигырьләр укыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International