Татар халкының гореф - гадәтләрен торгызу, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү максатыннан Казаклар авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Кич утыру» фольклор кичәсе үткәрелде. Чара барышында китапханәче татар халкының гореф - гадәтләре, 50 ел элек бабаларыбызның кышкы озын кичәләр оештырулары, ни өчен мондый кичәләрнең «Кич утыру» дип аталуы турында сөйләде. Чараның беренче өлешендә кызлар җырлар җырладылар һәм кулъяулыклар чиктеләр, ә икенче өлешендә төрле милли уеннар уйнап күңелле вакыт үткәрделәр. Чара ахырында катнашучылар милли ризыклар һәм самавырдан тәмле чәй белән сыйландылар.