7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә.

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Әлеге бәйрәмне ел саен үткәрү традициясе 1950 елдан бирле саклана. Бу көн үзенең сәламәтлеген кайгырткан һәркем өчен мөһим. Шул уңайдан 8 апрель көнне Субаш авылының медицина пунктында мәдәният хезмәткәрләре фельдшер ярдәмчесе белән «Сәламәт туклану нәрсә ул?» темасына профилактик очрашу үткәрделәр.                                                                                                   Шулай ук китапханәдә «Барысы да витаминнар турында» дип исемләгән китап – иллюстрацияле күргәзмәсе оештырылды, анда «Яшелчә+җиләк-җимеш», «Түтәлдәге витаминнар», дару үләннәре турындагы китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International