6 нчы апрель көнне 8.30 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды

2025 елның 6 мае, сишәмбе

6 нчы апрель көнне 8.30 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы  А.Г. Фатхуллин  алып барды. Сессия эшендә Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре  катнашты.

Утырышның көн тәртибендә 4 мәсьәлә каралды.

 

  1. «Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты структурасын раслау һәм аның хезмәткәрләренең эш санын билгеләү турында» 2021 елның 07 октябрендәге 81 номерлы Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында».
  2. «Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр реестрын алып бару тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 2015 елның 29 декабрендәге 31 номерлы карары белән расланган 2 нче кушымтага үзгәрешләр кертү турында» һәм башка мәсьәләр.

 

Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Һадиев И.Т., финанс-бюджет палатасы рәисе  Яхин Р.Р., Теләче муниципаль районы Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Э.И. Шәрипова - лар  чыгыш ясадылар.     

Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International