Җәмгыятьтә экстремистик һәм террорчылык күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе - аларны профилактикалау. Укучылар экстремизмның нәрсә икәнен һәм экстремистик хәрәкәтләргә ничек кермәскә икәнен белергә тиеш. Шуларны укучыларга җиткерү максатыннан 29 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Экстремистлар ятьмәсенә ничек эләкмәскә» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр. Төрле милләт кешеләре дус, тату яшәргә тиеш. Толерантлык безне берләштерсен, үзара мөнәсәбәтләребезне ныгытсын, ят карашларга, чит идеологиягә күңелләргә үтеп керергә ирек бирмәсен.