«Ә син үз хокукларыңны беләсеңме?»

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

30 апрель көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре «Ә син үз хокукларыңны беләсеңме?» дип исемләнгән хокукый сәгать үткәрделәр. Китапханәче балаларга кеше хокукларының гомуми декларациясендә бәян ителгән олы кешеләрнең хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Ә менә балаларның нинди хокуклары бар һәм алар кайда язылган икәнлеген балалар Берләшкән Милләтләр Оешмасы кабул иткән бала хокуклары декларациясеннән белделәр. Бу декларация балалар үз хокукларын белсен өчен кертелгән. Ләкин шуны да истә тоту мөһим: кешенең хокукларыннан тыш туганнары, күршеләре, дәүләт һәм хәтта таныш булмаган кешеләр алдында да бурычлары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International