Хезмәтне саклау айлыгы ел саен 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан үткәрелә.

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Шул уңайдан, 29 апрель көнне Айдар авылы китапханәсендә «Куркынычсызлык безгә кирәк, куркынычсызлык безгә мөһим!» дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрелде. Китап укучыларга хезмәтне саклау буенча норматив-хокукый база, хезмәткәрләрнең хокуклары һәм бурычлары, хезмәтне саклау буенча законнарны бозган өчен җаваплылык төрләре турында мәгълүмат тупланган «Хезмәт иминлеге синнән башлана» дип исемләнгән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International