Әлеге гореф-гадәт элеккедән үк килә. Гадәттә аны язгы кыр эшләреннән соң оештыралар. Бәйрәмнең әһәмияте шунда, татарларда борынгы заманнардан ук пешкән йомырка мул уңыш теләү һәм начар уңыштан саклану символы булып тора. Әлеге көнне йомырка пешерү һәм буяу, тәмле ризыклар пешерү, кунакларны чакыру, сәламәтлек, иминлек теләп, аларга буялган йомырка бүләк итү гадәте хәзер дә дәвам итә. Бәйрәм, гадәт буенча, 1 майда үткәрелә. Бу көнне балалар иртән-иртүк торып, йорттан-йортка кереп йомырка, төрле тәм-томнар җыялар. Йорт хуҗаларына матур теләкләр дә теләргә онытмыйлар. Бер үк вакытта алар күршеләре, туганнары, авылдашлары белән дә танышалар. Йомырка җыю бәйрәме авылны берләштерә, бәйрәм рухы өсти, күңелләрне күтәрә. Шуңа күрә аны балалар гына түгел, олылар да көтеп ала.