Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм яшүсмерләрне социализацияләү программаларын үстерү федераль үзәге «Җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясен үткәрүне дәвам итә. Әлеге акциянең максаты: яшүсмерләргә буш вакытларын файдалы үткәрү, үсеш бирүче, куркынычсыз һәм бушлай ысуллар турында мәгълүмат бирү. 1 май көнне Айдар авылы китапханәсе Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган «Җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясенә кушылды. Яшүсмерләргә бәйрәмнең тарихы турында сөйләнелде. Төп игътибар хезмәтнең әһәмиятенә, һөнәрләргә хөрмәт һәм коллектив белән эшнең мөһимлегенә бирелде. Традиция буенча акциядә катнашучыларга буш вакытларын рәхәтләнеп үткәрә алырлык урыннар исемлеге язылган листовкалар таратылды. Бу белемнәр үсеш һәм ял итү өчен куркынычсыз мохит булдырырга ярдәм итәр дип ышанабыз.