2 май көнне Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә махсус хәрби операция зонасыннан туган авылыбызга кыска вакытлы ялга кайткан якташыбыз - Ришат Зәйнуллин белән «Сезнең белән горурланабыз һәм Җиңү белән кайтуыгызны көтәбез!» дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Китапханәдә яшүсмерләр белән җылы әңгәмә узды. Чакырылган кунак хәрби хезмәт көннәренең ничек узуы, солдатлар арасында булган дустанә мөнәсәбәтләр турында сөйләде. «Фронттагы тормышка ияләштек – бар да тәртип» -ди ул. Барлык авырлыкларга карамастан, өлешчә мобилизацияләү барышында хезмәткә киткән ир-егетләребез каһарманлык һәм батырлык үрнәге булып торалар. Очрашу ахырында катнашучылар егетебезгә нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк якыннары янына сау-сәламәт булып әйләнеп кайтуын теләделәр.