21 апрельдән бөтен ил буйлап хәтер, батырлык һәм Бөек Җиңү символы буларак ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» патриотик акциясе старт алды. Быел ул аеруча әһәмиятле: без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. 2 май көнне Айдар авылы китапханәчесе дә Георгий тасмаларын китапханәгә килүчеләргә өләшеп, Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Георгий тасмасы – Ватанны саклаучыларның батырлыгы, каһарманлыгы билгесе ул. Һәр сызык – сугыш төтене кебек кара, Җиңү ялкыны кебек кызгылт – безнең киләчәгебез өчен бирелгән меңләгән гомерләрне хәтерләтә. Аны йөрәк тирәсендә йөртү: «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» дигәнне аңлата. Бу фашизмга каршы көрәшүчеләр турында истәлегебез. Бөек Җиңү символы чиксез хөрмәт һәм рәхмәт билгесе.