Әбде авылы китапханәсе мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә Җиңү көне алдыннан үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Быел ул аеруча әһәмиятле, чөнки без 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Яшь патриотлар авыл халкын якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар һәм истәлек символы буларак безнең өчен Бөек җиңү яулаганнарга рәхмәт йөзеннән Георгий тасмалары тапшырдылар.