Резеда Вәлиева - татар балалар әдәбиятының иң якты йолдызларының берсе.

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Аның иҗатында берничә буын бала үскән. Аның иҗади мирасы илледән артык шигырь, повесть, хикәя, әкият һәм риваятьләр җыентыгын тәшкил итә. Аның кайбер шигырьләре музыкага салынган.                                                                                                                                                6 май көнне Иске Җөри балалар бакчасында китапханәчеләр балалар язучысы Резеда Вәлиеваның 95 яшьлек юбилеена багышланган әдәби сәгать үткәрделәр. Чара башында китапханәчеләр балаларга язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, аннары китапларга күзәтү үткәрделәр, һәр китап белән җентекләп таныштырдылар. Чара ахырында балалар: «Әдипнең әсәрләре игелек һәм намуслылык, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли», - дигән фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International