Георгий тасмаларын тарату акциясе - Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан кешеләрне берләштерә торган мөһим һәм кирәкле чара. 6 май көнне Күкчә авылында мәдәният хезмәткәрләре теләгән һәркемгә Георгий тасмалары өләштеләр, әлеге символның әһәмияте һәм тарихы, шулай ук аны йөртү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Әлеге акция тарихи хәтерне сакларга һәм мөһим кыйммәтләрне киләсе буыннарга тапшырырга ярдәм итә, шулай ук бердәмлек һәм патриотизм атмосферасын тудыра.