Резеда Вәлиева - татар балалар әдәбиятының якты йолдызларының берсе, балалар һәм өлкәннәр өчен популяр җырлар һәм күпсанлы шигъри җыентыклар авторы.

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Шагыйрәнең тууына 95 ел тулу уңаеннан Күкчә авылы китапханәсендә авыл клубы белән берлектә «Резеда Вәлиева иҗаты» темасына әңгәмә үткәрелде. Китапханәдә шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды, анда шигырьләр, әкиятләр, шигъри табышмаклар, җырлар, балалар өчен такмаклар тупланган китаплар күрсәтелде. Чара барышында балалар туган як — Татарстан, аның табигате, дуслыгы турында шигырьләр укыдылар. Резеда Вәлиеваның әсәрләрен балалар да өлкәннәр ярата, алар игелек һәм намуслылык, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International