«Җиңүгә 80 адым " акциясе

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Февраль аенда Теләче районының барлык мәгариф учреждениеләрендә «Җиңүгә 80 адым» акциясенә старт бирелде . Акция кысаларында Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 4-6 сыйныф укучылары һәм аларның җитәкчеләре Теләче районының гуманитар үзәгендә булдылар. Район волонтерлары махсус операция сугышчыларына ярдәм оештыру буенча бик зур эш башкаралар.  Нәбиуллина Р.Р. укучыларга аш, чәй, яшелчә, җиләк-җимеш төргәкләрен, җыелган әзер боксларны һәм контейнерларны җентекләп сөйләде һәм күрсәтте. Балалар волонтерларның нинди мөһим һәм кирәкле эш башкаруларын аңладылар.Безнең укучылар  дә буш кул белән килмәделәр. Районыбыз волонтерларына намуслы хезмәтләре  өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International