Сугыш... Ул күп кенә сабыйларның язмышына үтеп керә, аларның өметләрен һәм хыялларын җимерә, балачак бәхетеннән мәхрүм итә.

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Аларның балачаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итәләр.                                                                           6 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре сугыш чоры баласы Сафин Альберт абый белән очраштылар. «Илләребез имин, күкләребез һәрчак аяз булсын», - диде ул.                                                                                                                                                     Тагын күп дистә еллар үтәр, буыннар алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр. Еллар узган саен күп вакыйгалар хәтердән югала, әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International