Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, педагоглар район Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре йортында кунакта булдылар.

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Очрашуның темасы  «Онытырга мөмкин түгел..»дигән исем астында узды. Мәктәпкә әзерлек  төркеме тәрбияләнүчеләре үз тәрбиячеләре Хуҗина Р.Г., Хафизова Н.Р. һәм  музыка җитәкчесе Минһаҗева Г.Р җитәкчелегендәге  концерт программасын тәкъдим иттеләр, балалар шигырьләр һәм җырлар башкардылар, матур итеп биеделәр.  Район Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре  йортының кечкенә һәм уңайлы залында хөкем сөргән мизгелләр беркемне дә битараф калдырмады: хәтер музыкасы һәм төрле буыннарның очрашу шатлыгы тәрбияләнүчеләр һәм өлкәннәр хәтерендә калачак. БЕЗ ХӘТЕРЛИБЕЗ, БЕЗ ГОРУРЛАНАБЫЗ!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International