Урта Мишә авылы китапханәсе клуб белән берлектә әлеге акциягә кушылдылар. Китапханәче укучыларга Бөек Ватан сугышы, ул елларда совет халкының батырлыгы турында сөйләде. Укучылар Муса Җәлил, Фатих Кәримнең шигырьләрен укыдылар. Шигырьләр буенча фикер алышынды, укучылар китапханәченең сорауларына җаваплар бирделәр. Чара «Утлы еллар кайтавазы» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.