Әлеге буын кешеләренең тормышы турында без бик аз беләбез. Ә бит алар, сугыш чоры балалары, төп югалтуларга дучар булучылар. Сугыш аларның балачагын, балачакка хас шатлык куанычларын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып ала. Сугыш чоры балалары тормышны таный башлаганчы ук аның авырлыкларын үз җилкәләрендә татыганнар. Безнең, яшь буынның, Ватаныбызны яклап көрәшүче, бүгенге көн матурлыгын бүләк итүче әби-бабайларыбызның авыр, ачы язмышын онытырга хакыбыз юк! Без Җиңүнең нинди авыр юллар белән яулануын хәтерләргә тиеш. Ветераннарның исән чагында кадерләрен белик. Шуны истә тотып, 6 май көнне Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннарының хәлләрен белделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар.