«Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз»

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

«Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XVI халыкара акциясе 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турындагы балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балаларда һәм яшүсмерләрдә укуга ярдәм итү, гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү буенча зур күләмле чара.                                                                                         Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша барып, тарихта калды. Ләкин халкыбыз кичергән ул кайгы-хәсрәтләр һичкайчан онытылмас...  Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 80 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калды. Дәһшәтле сугыш еллары истәлекләре турында сугыш кичергәннәрдән ишетү хәзер мөмкин түгел диярлек. Ә китаплар чын вакыйгаларның рухи дәвамы, буыннар хәтерен саклаучылар булып торалар.                                                                                                                     6 май көнне Айдар авылы китапханәсе Самара өлкәсе балалар китапханәсе игълан иткән акциясенә кушылды. Кычкырып уку өчен А. Митяевнең «Подвиг солдата», А. Шамовның «Соры мәче», М. Зощенконың «Храбрые дети», Хәйдәрнең «Солдат абый», М.Җәлилнең «Кызыл ромашка», В. Катаевның «Сын полка»  һәм башка китаплары сайлап алынды.

Сугыш турында әсәрләр уку ватанпәрвәрлек һәм үз илебез өчен горурлык хисләре тәрбияли, китаплар аша без ата-бабаларыбызның батырлыкларына, каһарман геройларыбызга хөрмәт белән карыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International