«Георгий тасмасы» — ул хәтер, батырлык һәм Бөек Җиңү символы!

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

«Георгий тасмасы» —  ул хәтер, батырлык һәм Бөек Җиңү символы! Бу акция быел аеруча әһәмиятле, чөнки илебез белән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Әлеге акция Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчыларның истәлеген саклау максатыннан үткәрелә.                                                                        6 май көнне Сауш авылы китапханәсе әлеге мөһим акциягә кушылды. Китапханәче Георгий тасмасын ничек дөрес тагып йөрергә кирәклеге турында белешмәләр әзерләп таратты. Шулай ук, лентадагы һәр кара-кызгылт сары сызык - без бүген яши торган илебезнең киләчәге өчен бирелгән меңләгән язмышны чагылдыруын аңлатты. Акциядә катнашучылар фикеренчә, мондый чаралар кирәк, чөнки кешеләр Җиңүнең нинди бәягә яулануын онытмаска тиеш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International