Сезне бөтенхалык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында
Җиңүнең 80 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Җиңү көне – Ватаныбыз өчен чын мәгънәсендә бөек һәм
иң кадерле бәйрәм, тарихыбызда әһәмиятен беркайчан да
югалтмый торган изге көн. Бу көн гомумхалык бердәмлеге,
ата-бабаларыбыз намусы һәм даны тантанасына, чиксез
рәхмәт хисләре, тирән кайгы һәм мәңгелек хәтер символына
әйләнде.
Без фронтта һәм тылда Җиңү көнен якынайткан,
үз бурычларын намус белән үтәгән, рухын төшермәгән,
фашистлар белән көрәштә түземлек һәм кыюлык үрнәкләре күрсәткән ветераннар алдында башыбызны иябез.
Туган җиребездә матур тормыш корып, иҗади хезмәт
итә алуыбыз белән без Сезгә бурычлы. Сезнең буын
күрсәткән тиңдәшсез батырлыкны без җаваплылыкның
иң югары дәрәҗәсе дип бәялибез.
Сезгә исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, киләчәккә ышаныч телим!
Ихтирам белән Теләче муниципаль районы башлыгы А.Г.Фатхуллин