Бүген, 8 май көнне Баландыш авылы мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Авыл халкы митингка килгән иде, чөнки һәр кеше өчен Җиңү көне иң әһәмиятле, кадерле бәйрәм. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел узды, әмма бу куркыныч вакыйгалар турындагы истәлекләр әле һаман да күңелне тетрәтә һәм күз яшьләрен китерә. Сугышта үткән һәр көн еш кына гомерлек озын булып тоелгандыр. Еш кына солдатлар таң атканчы яшәрбез дип уйламаганнардыр да. Әмма аларның төп бурычы җиңү иде! Көчләрен, сәламәтлекләрен, тормышларын сугышка бирделәр. Ләкин каршы тордылар,сыгылмадылар. Җиңдек! Безгә бу сугыш турында онытырга ярамый! Бүген без әтиләребез, бабаларыбыз һәм бабаларыбызның бабалары батырлыгына хөрмәт белдерәбез. Алар бу канкойгыч сугышта җиңделәр. Ул елларда сугыш һәрбкемнең йортына керде, беркемне дә кызганмады. Әби-бабаларыбыз кылган батырлыкны без беркайчан да онытмаячакбыз.