7 май көнне Теләче балалар китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Бөек Ватан сугышының яшь геройлары» дигән батырлык сәгате үткәрелде.

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

Әлеге сәгать ярдәмендә батырлык, бурыч, намус, җаваплылык, әхлак турында күзаллау формалаштыру, патриотизмнан башка Россияне яңадан торгызу мөмкин түгеллеген аңлату иде. Китапханәчеләр балаларга Ватаныбыз тарихының героик һәм фаҗигале битләре белән таныштырдылар. Ветераннарыбызга, хәрбиләр, Ватанны саклаучыларның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү, һәлак булган геройларның исемнәрен мәңгеләштерү кирәклеген аңлатырга тырыштылар, шулай ук яшь буында Ватанны саклауга әзерлек формалаштыруга ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International