Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып бәйрәм белән котлап, хәлләрен белешеп бүләкләр тапшырдылар.

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

Сугыш чоры балалары мәдәният хезмәткәрләрен шатланып каршы алдылар. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында алар күз яшьләре аша сөйләделәр, әби-бабаларын, әти-әниләрен, фронтта һәм тылда һәлак булган абый-апаларын искә алдылар. Котлау сүзләре өчен алар җылы сүзләр әйттеләр, акыллы тормыш киңәшләрен бирделәр, аларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре, аларны онытмаулары, хәлләрен белешеп торулары, күңел җылысы бүләк итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International